«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек булды

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

«Татар-информ» МА коллективы “Күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм гаммәви мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән өчен” Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

Рәхмәт хатын мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйковка “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.

“Бер гасыр чирегендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанда һәм Идел буе регионында иң зур гаммәви мәгълүмат чараларның берсенә әверелде. Хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы , җаваплылыгы, журналистика традицияләрен саклавы Татарстанның социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт тормышы турында оператив һәм ышанычлы мәгълүмат чыганыгы булуын тәэмин итте”, диелә хатта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International