Татарстанда узучы “2017 елга язылу бүләк ит” хәйрия акциясенә республиканың Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова кушылды.
Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында ул Татарстанның биш музеен һәм Минзәлә шәһәрендәге 2 нче урта мәктәпне “Татарстан” журналына яздырды.
Журналның рус телендә чыга торганы 2017 елда Югары Ослан районындагы Янка Купала музеена, Красновидово авылындагы А.М.Горький музеена һәм Минзәлә мәктәбе китапханәсенә киләчәк. Ә Балтач районының Чепья авылындагы “Халыклар дуслыгы” туган як музеена, Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри музеена, Бөгелмә районы Карабаш бистәсендәге Һади Атласи музеена журналның татарчасы юлланачак.
“Татарстан Милли музеенда без “Татарстан” журналын даими укып барабыз. Безгә анда музейлар темасының яктылышы ошый. Моннан тыш, без һәр санны музей фондында саклыйбыз”, – дип белдерде музей директоры.