Совет елларында да, соңрак та, 2007 елга кадәр Китап палатасы буларак билгеле булган һәм Казан шәһәренең Матбугат йорты бинасында урнашкан оешма хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы дип атала.
”Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә татар телендә балалар каналына яхшы исем һәм слоган уйлап табу буенча бәйге игълан итә.
2017 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе быел аеруча да матур төс алды. Редакция коллективлары, башкаланың радиолары белән берлектә, «Языл һәм сәлам юлла» акцияләре уздырды. Аның беренчесе 12 ноябрьдә үк старт алган иде. Бүген исә – соңгысы узды.
Актанышта Гамил Афзал исемендәге әдәби премия иясе аталды, дип хәбәр итә "Идел" журналы. Премияне гамәлгә куючылар - Актаныш хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге.
Татарстанның “Чаллы-ТВ” телекомпаниясен “Челнинские известия” газетасы баш мөхәррире Зөлфия Солтанова җитәкләячәк.
“Медиалогия” компаниясе Россия Президенты Владимир Путинның “май указларын” үтәү буенча Россия төбәкләре арасында рейтинг төзегән. 2012 елда имзаланган әлеге указларны тормышка ашыруда Татарстан дәүләт идарәсе өлкәсендәге рейтингта беренче урында тора. Аңардан соң икенче булып Дагыстан килә.
Бүген Илсур Метшинның матбугат сәркатибе Сергей Лобов үз вазифаларын калдыра, ул «Татарстан 24» телеканалына генераль директор сыйфатында тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова «Татмедиа» җәмгыятендә 10 ноябрьдә башланган «#2017 елга язылу бүләк ит» республика акциясенә кушылды.
Казан Кремлендә "Вести в субботу" телетапшыруының алып баручысы Татарстан Президенты белән очрашачак.
Бу санда Россия киносы елына, Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивының 90-еллыгына һәм башка фәнни мәкаләләр тәкъдим ителә.