«Татар-информ»да 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

12 гыйнварда 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе Татарстанда 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләренә багышлана.

Матбугат конференциясендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин, «Россия почтасы» федераль дәүләт оешмасының филиалы - «Татарстан почтасы» идарәсе директоры Регина Кузнецова катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International