Татарстан журналистикасы белән горурланырга була. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне уңаеннан гаммәви матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда җиткерде.
Республика парламенты башлыгы Татарстан Президенты, республика Премьер-министры, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре исеменнән журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. «Без сезнең шушы еллар эчендә үзегезгә йөкләнгән бурычны лаеклы рәвештә башкарып килүегез белән горурланабыз: халыкка һәм хөкүмәтнең төрле дәрәҗәсенә мәгълүматны илтеп җиткерәсез, вазгыятьне тәнкыйди караштан чыгып бәялисез. Без гаммәви матбугат чаралары ролен һәм урынын безнең республика тормышында сакладык һәм хәтта арттырдык», – диде ул.
Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстанда журналистлар үзләрен һәрчак ышанычлы тотты. «Безнең республикада булган кайбер демократик кәефле басмалар ааерым очракларга тәнкыйть күзлегннән карап, гаммәви матбугат чараларын кысалар, каты контроль булды, цензура диләр. Мөгаен, булгандыр, әмма безнең журналистларга, бәлкем, бу аз күләмдә кагыладыр», – дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе бүгенге журналистлар – профессионаллар, оператив эшлиләр һәм җаваплы, дип җиткерде. «Миңа калса, үз миссияңнең җаваплы һәм мөһим икәнлеген һәрчак тоеп торырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте ул матбугат чаралары вәкилләренә. – Әгәр дә берәрсе Татарстан журналистлары нинди дә булса проблемалар турында эндәшми дисә, мин беренче булып аларны яклау юлына басам. Сез проблемалардан китмисез, аларны хөкүмәт алдында күтәрәсез».
«Электрон матбугат чаралары гөрләп чәчәк атканда басма матбугатка көндәшлек арта гына бара. Мин алга таба нәрсә буласын белмим. Эш барысы да Интернетка китү белән төгәлләнәчәкме? Әллә шулай да барлык медияле киңлек электрон журналистиканы яулап алып бетерә алмасмы? Кәгазь варианттагы, типография буявы аңкып торган китап та укыйсы килә, электронлысы ул кадәр җанлы түгел бит. Син анда кешеләрнең салынган җанын, йөрәген, сәләтен күрмисең. Ә бит интернет-матбугат бүген басма матбугатка бик җитди көндәш», – дип өстәде Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук 2017 елга басма тиражны узган ел дәрәҗәсендә саклап калынуын шәрехләп үтте. Аның сүзләренчә, муниципаль хакимиятнең матбугат чараларына якынаюы кирәк. “Татарстан Президенты, республиканың башка җитәкчеләре кебек үк муниципалитетлар дәрәҗәсендә дә ачыклык кирәк. Комментариеләр алуда яки вакыйгаларны яктыртуда. Хакимият халык белән, сайлаучылары белән элемтәне өзмәскә тиеш”, – дип саный республика парламенты башлыгы.
«Татар-информ»