Чирмешән районы газетасы редакциясендә 2017 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылдыру буенча хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. “Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе аларны кунакка чакырып, баш мөхәррир Кадыйр Гомәров редакция кунакларына бүләкләр тапшырды, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, диелә район газетасында.
Иске Кади элемтә бүлекчәсе башлыгы Минзилә Илалиева: “Мин эшемне бик яратам, - ди. - Коллективыбыз да бик яхшы. Хат ташучылар Әлфинә Шәрипова, Иркәнур Сафина, Мәдинә Мөхетдинова - җаваплы кешеләр, үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкаралар. Әйтик, Мәдинә апа 20 елдан артык халыкка газета- журнал тарата, аны авыл халкы хөрмәт итә, көтеп ала. Авылдашлар матбугатка теләп язылалар. Кайберәүләр дистәгә якын заказ карточкасы тутыра. Мәсәлән, Светлана Җаббарова шундыйлардан, Кадрия һәм Рәдис Камаловлар ел саен 16 – 17 басма алдыралар”.
Ульяновка бүлекчәсе дә һәрвакыт беренчеләрдән булып планны үти. Монда бүлекчә җитәкчесе һәм хат ташучы вазыйфаларын башкаручы Надежда Елистратованың, гомумән, коллективның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Хат ташучы булып эшләүче кеше хатлар, газета-журналлар гына ташымый, бүген аларга башка бик күптөрле вазыйфалар ышанып тапшырылган. Коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрен, пенсияне, субсидияләрне тарату аларга калды, өстәвенә халыкка товар да тәкъдим итәләр. Һәр йортка кереп, матбугат басмаларына да яздыралар.
Түбән Кәминкәдән Сәгадәт апа Мостафина бу эшне инде 30 елга якын башкара. Халык арасында зур ихтирам казанган кеше. “20 ел ял алмыйча эшләгән чагым булды, - ди Сәгадәт апа. - Алмашка кеше таба алмый идек. Эшең күп, акчаң аз, дип, килмиләр иде. Халкыбыз әйбәт безнең. Өлкәннәр күп. Күзләр дә күрми инде, дисәләр дә, язылалар, укыйлар. Аеруча район газетасын күп алдыралар. Авылыбызда 70 яшьлек Фәймә әби Гыйниятуллина гел 6-7 газета-журналга языла. Андыйлар күп”.
Лагерка авылыннан хат ташучы Валентина Егорова турында да мактау сүзләре генә әйттеләр. Валентина Ильинична 5 ел Мордва Афонькәсе һәм Ишлинка авыллары халкына почта тарата. Башкалар белән чагыштырганда, аның да күрсәткечләре югары.
Редакция кунаклары арасында Югары Кәминкәдән Наилә апа Әхмәтвәлиева да бар иде. Ул гел беренчеләрдән булып матбугатка заказ бирә икән, 6-7 газета алдыра, район газетасына язылмый калганы юк.
“Безнең Чирмешән” газетасы баш мөхәррире Кадыйр Гомәров редакция кунакларына – югарыда телгә алынган бүлекчәләр вәкилләрен бүләкләде, эшләрендә уңышлар теләде, диелә хәбәрдә.
(“Татар-информ“).