Очрашу Казахстанның Төркистан шәһәрендә була һәм анда төрки илләрнең олпат язучылары катнаша.
Фәйзрахман Камалның "Борынгы Болгар табышмаклары" фильмы Казан халыкара мөселман кинофестивалендә конкурстан тыш катнашкан иде.
Бүген «Нам жить и помнить. Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.)» дигән китапны тәкъдим иттеләр.
"Белем җәүһәрләре" VIII дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып китте!
Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле һәм башка файдалы интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.
«Пирамида» концертлар залында «Ел Хәйриячесе 2016» республика бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе ел саен милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан «Многоликая Россия» X Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсы дәвам итә.
Язучы Мәдинә Маликова Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Татарстан Президенты кулыннан Дәүләт бүләге билгесен кабул итеп алган язучы Мәдинә Маликова үзенең беренче китабы чыгуга 50 ел булуын искә төшерде, гомерен һәм хис-тойгыларны татар әдәбиятына багышлавын әйтте. “Мин бу бүләкне татар әдәбиятына ихтирам дип кабул итәм. Татар язучысының абруе кимемәсен!” – диде Мәдинә Маликова.
25 апрельдә ТР Журналистлар йортында XX журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм-Хрустальное перо» конкурсы жюри әгъзаларының беренче утырышы үтте.
2017 елда Дәүләт граждан хезмәт мәсьәләләрен иң яхшы яктырту буенча журналистлар өчен Конкурс.