"Путеводитель до Берлина" китабының икенче томы "Татар-информ"да тәкъдим ителә

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 18 майда 11.00 сәгатьтә матбугат конференциясе “Путеводитель до Берлина. Удивительные истории о семейных реликвиях войны” китабын тәкъдим итүгә багышлана. Чарада китап авторы, Татарстан журналистлар берлеге җитәкчесе урынбасары, “Казанские ведомости” газетасы баш мөхәррире Венера Якупова катнаша.

Искәртеп үтик, 2017 елның маенда Җиңү бәйрәме алдыннан "Путеводитель до Берлина" китабының икенче басмасы дөнья күрде. Ул Татарстан халкының үзләрендә сакланучы Бөек Ватан сугышы вакытыннан булган гаилә истәлек-хатирәләре белән яңартылган. 

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International