"Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевка машина бүләк ителде

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

19 май – Татарстанда Матбугат көне уңаеннан XX нче «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Оештыручылар сүзләренчә, жюри барлыгы 2 меңнән артык эш кабул иткән. Ә«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узучы чарага 700гә якын кеше җыелган.

Быел иҗат әһелләре дистәләп номинация буенча "Бәллүр каләм"гә лаек булды. Ә төп бүләк – "Лада Калина" автомобиленә "Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев лаек булды. Гран-при иясе авыру булу сәбәпле чарада катнаша алмагынлыктан, бүләкне Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин аның кызына тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International