Айрат Зариповны Татарстанның «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләделәр

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин Республика матбугат hәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зариповка Татарстанның «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшырды.

Татарстанның Премьер-министры сүзләренчә, Айрат Зариповның агентлыгы профессионалларча эшли һәм һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайный.

«Сезне Татарстан Матбугат көне белән тәбрик итәм. Сезнең һөнәрегез искиткеч, әмма гадәти түгел. Сез, алгы рәттә торып, барлык хәбәрне беренчеләрдән булып беләсез», – дип котлады республика журналистларын Алексей Песошин.

Сүз уңаеннан, «Фидакарь хезмәте өчен» медале Татарстанның дәүләт, икътисад, социаль һәм мәдәни үсеше, республиканың икътисадый һәм фәнни мөмкинлекләре өлкәсендәге хемәтнең югары уңышлары өчен бирелә.

Искәртеп үтик, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстанның журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге XX нче «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International