Мамадышта «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең күчмә сессиясе уза. Чарада бөтен Татарстаннан республика һәм район массакүләм матбугат чаралары вәкилләре катнаша. Бу турыда районның «Нократ» газетасы хәбәр итә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең иң яхшы тәҗрибәләре, тиражны арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Семинар кысаларында матбугат чараларының медиакиңлеккә һәм социаль челтәрләргә үтеп керү мәсьәләсе кузгатылачак.
Чарада катнашучыларны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов белән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин сәламләде.
Биредә сиксәннән артык матбугат чарасы вәкиле катнаша, алар тәҗрибә уртаклашачак. Барлык катнашучыларны да бай программа көтә.