Казанда «Глаголица» проектын ММЧ нда иң яхшы яктыртучы конкурсына нәтиҗә ясалды

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Кичә «Счастливые истории» хәйрия фонды «Глаголица» социаль-әдәби проектын ММЧ да иң яхшы яктыртучы конкурсына нәтиҗә ясады.

Конкурс йомгаклары буенча республика басмалары һәм телеканаллары билгеләп үтелде. Конкурсны оештыручылар һәм жюри әгъзалары фикеренчә, иң яхшылар рәтендә – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы; «Казань» ТРК; «Татарстан» ДТРК; «Казанские ведомости» газетасы; «Республика Татарстан» газетасы.

Искәртеп узабыз: «Глаголица» балалар әдәбият премиясенә конкурс агымдагы елның 22 апрелендә старт алган иде. Конкурста Казан, Әлмәт һәм Азнакай муниципаль районнары аеруча активлык күрсәтте. Нәтиҗәдә, 24 бала финалга чыкты һәм төрле номинацияләр буенча дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, «Счастливые истории» хәйрия фонды киләсе елда да «Глаголица», шулай ук башка социаль юнәлештәге проектларны үткәрергә планлаштыра.

МА «Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International