Биредә эшкә җайлаштырылган, иҗади, уңай вазгыять – дөньякүләм танылган Дмитрий Киселев “Татар-информ” турында

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

“Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Д.Киселев “Татар-информ”да эксклюзив интервью бирде

 

 Бүген, ТР Хөкүмәте йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң, “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Дмитрий Киселев “Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгына килде. Аны исә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов озата йөрде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский Мәскәү кунагы өчен экскурсия уздырып, агентлыкның төбәк медиакиңлегендәге урыны, эш шартлары белән таныштырды, рус, татар һәм инглиз телләрендә көненә һәм елына күпме мәгълүмат, аналитик һ.б. төр материал эшләп чыгару, онлайн-трансляцияләр, видеоконференцияләр, шулай ук илебез һәм чит илләр белән видеокүперләр уздыру мөмкинлекләре белән таныштырганнан соң, Дмитрий Киселев: “Биредә эшкә җайлаштырылган, иҗади, уңай вазгыять. Кешеләрнең монды үз иле, үз төбәге өчен тырышып эшли, ә бу бик күркәм”, - диде.

Аннары республика ММЧ журналистларының сорауларына җавабында, алга таба заманның гади булмасына игътибарны юнәлтеп, без аңа туры килергә тырышабыз, без шуңа әзер, ата-баба гына түгел, үзебез дә батырлык күрсәтергә тиештер, мөгаен, журналистикада да батырлыкка урын бар, диде. “Моның өчен язмышыңны ватаның язмышыннан аерым карамаска гына кирәк, - аның юлы гади. Начаррак булган саен яхшырак дип торуда түгел ул, ә үз халкыңа һәм үз илеңә ярдәм итүдә, шулай ук күзләрен безгә төбәгән өлкән буын ата-бабага да”, - диде.

Журналистлар аның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы, анда нәрсә турында сүз баруы турында кызыксынып соравына җавап биргәннән соң, Дмитрий Киселев “Татар-информ” базасындагы “Спорт FM Казан” радиостудиясендә булды, аннары “Татар-информ” МА телестудиясендә интервью яздырылды.

“Россия сегодня” халыкара һәм “Татар-информ” төбәк мәгълүмат агентлыклары генераль директорлары әңгәмәсендә сүз ТР Президенты белән Д.Киселевның очрашуы һәм республика җитәкчесенең ил күләмендә инициатива белән чыгуы, Россиягә бәйле халыкара сәясәт, Украинадагы вазгыять дәвамлылыгы, ММЧда дөреслек һәм ялган аналитика һ.б. турында сүз барды.

"Татар-информ" МА мәгълүматы буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International