Кече һәм урта эшмәкәрлек үстерү турында медиа-проектлар һәм журналист эшләре конкурсы

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Конкурсны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәрә. 
Конкурска 2014 елның 1 гыйнвареннән 1 декабренә кадәр матбугат, электрон һәм мультимедиа ММЧларда чыккан материаллар кабул ителә. Материаллар Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә кабул ителә. 
Җиңүчеләргә диплом һәм акчалата премия биреләчәк: 1-нче дәрәҗә – 40 000 сум, 2-нче дәрәҗә – 30 000 сум, 3-нче дәрәҗә – 20 000 сум.
Конкурс эшләре Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында (Казан, Пушкина ур., 18) һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлегендә (Казан, Декабристлар ур., 179) кабул ителә. 
Конкурс эшлә эшләре электрон вариантта да кабул ителә prtv@bk.ru 
Гаризалар кабул итү соңгы көне – 2014 елның 12 декабре. 
Белешмәләр өчен: 8 (917) 284 71 62, 8 (917) 221 41 73 
Конкурс кагыйдәләре ТРның Икътисад министрлыгы сайтында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International