«TIME»: «Россия - Һиндстан. Нәтиҗәле эшчәнлек» форумында медиасессия узды

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

«TIME» «Россия - Һиндстан: нәтиҗәле эшчәнлек» форумы барышында 8 октябрьдә «Россия - Һиндстан: медиамохиттә стратегик партнерлык нигезләре» темасына панель дискуссия булды. Анда Һиндстанның Times of India, Asian News International (ANI), Press Trust of India (PTI), The Print, Mathrubhumi Group, Sadhna News, Indian Express кебек әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре катнашты.

Дискуссия кысаларында Россия һәм чит ил экспертлары глобаль үзгәрешләр контекстында БРИКС медиакиңлегенең роле, шулай ук аның үсешендә яңа тенденцияләр һәм кыйммәтләр турында фикер алышты. Халыкара хезмәттәшлекне һәм тынычлыкны ныгытуның нәтиҗәле коралы буларак, медиадипломатиягә, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының һөнәри җаваплылыгы мәсьәләләренә аерым басым ясалды.

Катнашучылар БРИКС илләренең мәдәни күптөрлелегенә, гореф-гадәтләр, телләр һәм халыклар кыйммәтләре турында фикер алышты, шулай ук төрле җәмгыятьләрне берләштерергә сәләтле гомуми ориентирлар эзләүгә игътибар бирде. Моннан тыш, халыкара мәгълүмат алмашу мәсьәләләре һәм перспективалары, аның илләр арасында ышанычны ныгыту һәм үзара аңлашуны тирәнәйтү өчен потенциалы каралды.

Медиасессия барышында шулай ук Россия медиахолдинглары - Russia Today, TV BRICS һәм ТАСС вәкилләре дә һинд ММЧ белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, «Медиасессия төрле илләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үзара аңлашу һәм партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруда мөһим урын алып тора. Җайсыз мәсьәләләр турында да фикер алышу булды, мәсәлән, ясалма интеллект, ялган мәгълүмат агымы белән нишләргә, аны ничек тикшерергә. Һиндстанда медиабазарның ничек үсүе турында бәян иттеләр. Киләчәктә безгә төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек юлларын эзләргә кирәк».

8-9 октябрь көннәрендә «TIME» «Россия - Һиндстан: нәтиҗәле эшчәнлек» бизнес-форумы Казанда беренче тапкыр уздырыла. Форумның эшлекле программасында төп юнәлешләр: инвестицияләр һәм финанслар, хезмәт базары, мәгариф һәм фән, МТ һәм цифрлы технологияләр, медицина, нефть-газ химиясе комплексы, авыл хуҗалыгы, киноиндустрия һәм медиасфера.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International