“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте вәкиле белән очрашу булды

2022 елның 11 ноябре, җомга

2022 елның 11 ноябрендә “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм
коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелеге Татарстан Республикасы Яшьләр
хөкүмәте рәисенең матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча киңәшчесе
Яна Оглоблина белән очрашты.
Әңгәмә барышында Я.Оглоблина үзенең яңа проекты – студентлар
отрядларының республика медиа мәктәбе хакында бәян итте.
Студентлар отрядлары медиа мәктәбе#Камилләш – студентлар өчен махсус
булдырылган проект. Аның кысаларында фотога һәм видеога төшерү,
монтаж, копирайтинг, блогерлык, график дизайн, PR һәм фандрайзинг, шулай ук
SMM күнекмәләре алырга мөмкин. Проект, яңа медиаларның актуаль
тенденцияләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы студентлар отрядларының
медиа тармагына ярдәм итү һәм аны үстерү, студентларны отрядларга җәлеп итү
өчен отряд әгъзаларында өстәмә күнекмәләр һәм компетенцияләр булдыру, шулай
ук студентлар отряды эшчәнлеген сыйфатлы итеп яктыртуга ярдәм итү өчен
гамәлгә ашырыла.
Программага медиа буенча мастер-класслар, лекторийлар, баттллар,уңышлы
кешеләр белән очрашулар, отряд әгъзаларында бердәмлек рухын арттыруга
юнәлдерелгән чаралар кертелгән. Әлеге мәктәп студентлар отрядларында сыйфатлы
контент һәм хезмәт, үз-үзеңне үстерү идеяләрен алга сөрүче медиаүзәкләр
булдырырга ярдәм итәчәк.
Очрашу кысаларында киңәшченең эш планнары турында фикер алышу да
булды. Ул Агентлык коллективы белән берлектә проект эшен гамәлгә ашырачак,
яшьләр арасында мәгълүмат тарату белән шөгыльләнәчәк.
Татарстанның медиатармагы белән якыннанрак танышу өчен Яна Оглоблина
матбугатта уза торган чараларда катнашачак, Агентлыкның төп бүлекләре белән
хезмәттәшлек итәчәк.
Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте – Татарстан Республикасы Министрлар
Кабинеты каршындагы даими эшләүче орган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International