Конкурс «Татарстан Республикасының хәйриячелек мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Конкурсның максаты – республиканың хәйриячелек эшчәнлегенә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Конкурсның төп бурычлары:
- массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының муниципаль хәйриячелек (волонтерлык) үзәкләре эшчәнлеген яктырту;
- массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының югары уку йортларында төзелгән хәйриячелек (волонтерлык) үзәкләре эшчәнлеген яктырту;
- массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасы территориясендә уздырыла торган хәйриячелек (волонтерлык) чараларын яктырту;
- Татарстан Республикасының хәйриячелек җәмгыяте турында халыкта тотрыклы уңай фикер тудыру;
- Татарстан Республикасының хәйриячелек җәмгыяте эшчәнлеген яктыртучы иң яхшы журналистларны, студентлар массакүләм мәгълүмат чараларын һәм массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләрен бүләкләү.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
- «Интернет басмаларда һәм вакытлы басма матбугатта иң яхшы язма»;
- «Социаль челтәрләрдә иң яхшы язма»;
- «Шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы телесюжет»;
- «Шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында радиода иң яхшы хәбәрләр чыгарылышы»;
- «Студентларның басма матбугатында һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы эш»;
- «Татарстан Республикасының хәйриячелек җәмгыяте эшчәнлеге турында иң яхшы видеоролик».
Конкурс эшләре һәм документлар 2022 елның 20 июненнән 10 ноябренә (шул көнне дә кертеп) кадәр кабул ителә. Конкурсантлар материалларны dobrort.org@gmail.com адресы буенча электрон почтага җибәрергә тиеш.
Конкурсның приз фонды – 300.000 сум
Конкурс нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин.
Конкурс турында мәгълүмат «Татарстан Республикасы хәйриячелек мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы рәсми сайтларында урнаштырыла.