Татарстан Республикасында цифрлаштыру елында Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге президиумы «Даешь союз «бумаги» и «цифры»!» акциясендә катнашырга чакыра.

2022 елның 17 мае, сишәмбе

            Коллегаларга, медиа чараларын куллану  ММЧ базарында катнашучыларның (шул исәптән басма матбугатның) үсеше өчен аерылгысыз шарт булуын истә тотып, ел дәвамында нәшриятлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, полиграфистлар, басма продукцияне таратучылар, почта һәм башка структуралар өчен актуаль булган мәсьәләләр хакында фикер алышулар уздырырга тәкъдим итәбез. Цифрлаштыру процессы белем һәм мәгълүмат чыганаклары булып торган газета һәм журналларга, китап басу эшенә, әлеге юнәлештә эшләүче һәрбер субъектка кагыла. Бу үзгәрешләрне кабул итәргә һәм җәмгыятьтә үзеңә ихтыяҗ тудыра белергә, конкурентларга каршы торырга өйрәнергә кирәк.         

            Басма матбугатның, китапларның социаль яктан әһәмиятле булуына һәм илнең мәгълүмат иминлеге системасындагы тоткан урынына игътибар итү мөһим. Янәшәбездәге газета һәм журналлар җәмгыятьне рухи, мәдәни һәм әхлакый яктан үстерү, илнең бердәм мәгълүмат кырын ныгыту өчен кирәк.

            Бу тармактагы эшчәнлекнең гадел кагыйдәләргә нигезләнергә тиешлеге, хакимият структураларының үз вакытында, газета, журнал чыгару, китаплар басу, аларны ташу, сату һәм популярлаштыру өлкәсендә эшләү үзенчәлекләрен исәпкә алып, «кәгазь» һәм «цифр» берлеген тәэмин итә торган карарлар кабул итү зарурлыгы санкцияләр шартларында аеруча ачык чагыла. Басма сүзнең, аның республикабыз халкына тәэсирен саклап калырга һәм яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк.

Әлеге акция республиканың нәшер итү тармагын саклап калу һәм үстерү, шулай ук Татарстан Республикасы халкы арасында укуга кызыксындыруны яңарту проблемалары хакында төрле мәйданчыкларда – басма массакүләм мәгълүмат чараларында, телевидениедә, радиода, интернет басмаларда фикер алышуларны  күз алдында тота.

Акциядә актив катнашырга чакырабыз!

 

Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге президиумы

 

Фикер алышу өчен тәкъдим ителә торган мәсьәләләр, темалар:

  •  Нәшер итү (газета, журналлар чыгару, китап бастыру, почта элемтәсенә, тарату челтәрләренә ярдәм итү һ.б) тармагы үсеше өчен Россия, Татарстан дәрәҗәсендә нинди закон чыгару инициативалары кирәк?
  • Хакимият һәм халыкны укырга җәлеп итү структуралары (китапханәләр, матбугат киосклары, нәшриятлар, китап сату нокталары, китап тарату, басма массакүләм мәгълүмат чаралары һ.б) арасында хезмәттәшлек гамәлдә ничек башкарыла?
  • Укуга ихтыяҗның кимүе ни өчен һәм ничек итеп халыкның гомуммәдәнияте һәм һөнәри осталыгы кимүгә китерә?
  • Басма матбугат, китап, басма продукция сату буенча яңа нокталар барлыкка килсен өчен нинди факторлар булырга тиеш (муниципалитетларның, район администрацияләренең бу мәсьәләдә тоткан урынын карау)?
  • Кәгазьдән укуның файдасы турында невропатологлар һәм психиатрлар  нинди фикердә? Уку кешене ничек үстерә? Уку, чыннан да, иҗат итү чорын озайтамы?
  • Заманча милли китапханә моделе нинди булырга тиеш? Укучылар белән эшләүдә нинди заманча алымнар кулланыла? Халык китапханәләргә йөрүдән туктамасын өчен нинди мәгълүмат технологияләре кертелергә тиеш (Татарстанның, Россиянең, дөньяның иң алдынгы китапханәләре мисалында)?
  • Китапханә фондларын туплау һәм газета-журналларга язылу өчен дәүләт органнары күпме акча бирә? Китапханәләрнең укуны популярлаштыруда тоткан урыны нинди?
  •  Татарстанда кем балаларны һәм яшүсмерләрне уку процессына җәлеп итә, әдәбиятка мәхәббәт  уята? (Балаларны укуга җәлеп итү буенча аерым мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының эш тәҗрибәсе. Ул ничек таратыла?)
  •  Массакүләм мәгълүмат чараларының, аерым китапханәләрнең, мәктәпләрнең, физик затларның халыкны укуга этәрә торган гадәти булмаган тәкъдимнәре хакында ишеткәнегез бармы? Китапханәләрдән тыш, уку мәйданчыклары нинди булырга тиеш? (Мәсәлән, поликлиникаларда, сырхауханәләрдә, метрода, балалар йортларында һ.б)
  •  Басма газета-журналлар, китап һәм гаиләдә уку. Уңышка ирешкән атаклы кешеләр һәм мәктәп укучылары арасында сораштыру. Мәсәлән, «Газета, журналлар, китап уку сезнең тормышта нинди роль уйнады?» темасына

 

«Даешь союз «бумаги» и «цифры»!» акциясе буенча сораулар белән «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Якупова Венера Абдулла кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Телефоннар: 5626430, 89872902424 Электрон адрес - redkv@kazved.ru

Әлеге адреска, шулай ук,  үзегезнең эшләрегезне җибәрә аласыз, ел ахырында уртак эшчәнлеккә йомгак ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International