Бу сорауга җавапны тиздән телеэфирда табарга мөмкин булачак. «Тatarstan Today. Дөньяга ачык» медиапроекты авторы һәм алып баручысы Динә Газалиева, җирле халык белән якыннан аралашып, көнкүреш, мәдәният белән танышып, иң кызыклы әйберләрне үз күзләре белән күрергә тырышты.
Татарстанның һәм Малайзиянең уртак яклары күп. Аларның нинди булуы һәм гомуми перспективалар турында – «Тatarstan Today. Дөньяга ачык» авторлык программасының яңа чыгарылышында.
Диннең уртак булуы үзара аңлашу өчен ник шулай мөһим һәм ни өчен Малайзия Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны үзенең туганы дип атый?
«Тatarstan Today. Дөньяга ачык» программасының яңа чыгарылышында Динә Газалиева бу сорауларга җавап бирергә тырыша.
Алып баручы, һәрвакыттагыча, күргәннәре һәм ишеткәннәре белән уртаклаша, экзотик җиләк-җимешләрне татып карый, кызыклы урыннарны күрсәтә.
Мавыктыргыч детальләр һәм Татарстан өчен мөһим мөнәсәбәтләр турында Динә Газалиеваның «Тatarstan Today. Дөньяга ачык» авторлык программасының яңа чыгарылышында карагыз.
«ТНВ» каналында: 17 мартта 22:10 һәм 22 мартта 19:00 сәгатьләрдә
«Татарстан 24» каналында: 19 мартта 18:30 һәм 22:30 сәгатьләрдә.