«Идел-Пресс» нәшрияты Россия күләмендә «Танылу» премиясе лауреаты булды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Татарстанда һәм Идел буенда иң зур булган «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы Россиянең иң зур «Эксмо» нәшриятының «Танылу» премиясе лауреаты булды.

«Идел-Пресс» нәшрияты «Иң яхшы полиграфия предприятиесе. Безнең заман» номинациясендә билгеләп үтелде.Нәшриятның бүгенге көндәге ныклыгы һәм киләчәккә ышанычы искәртелде. Бүләк предприятиенең генераль директоры урынбасары Руслан Баһаветдиновка тапшырылды.

Тулаем алганда, Россиядә шәхси китап бастыруның 30 еллык тарихында тармак үсешенә сизелерлек йогынты ясаган төрле оешмалар премия лауреатлары булды. Бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүнең Пашков йортында узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International