Иң кызыклы хәбәрләр: атналык күзәтү

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе
 

Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларындагы иң кызыклы хәбәрләр: дипломат фермер булган, вьетнам гаиләсе татар җырын җырлый, Кыш бабай ничек килер,   QR-кодлар турында

 «ТНВ» телеканалындагы «7 дней» тапшыруында фермерлык эшен башлап җибәргән элеккеге дипломат турында хәбәр иттеләр.

 «Ике югары белем, өч чит тел һәм берничә дистә сыер... чит илдәге әйбәт эшен сыерлар абзарына, утын ягып җылытыла торган өйгә алмаштырган һәм сыр ясау белән шөгыльләнә башлаган элеккеге дипломат Азат Мәҗитов Казанда туган, Мәскәүдә укыган, Сирия, Үзбәкстан кебек илләрдә эшләгән, хәзер исә Киров өлкәсенә кайтып, фермерлык хуҗалыгы җитәкчесенә әйләнгән.».

 «Россия 1 – Татарстан» телеканалында  коронавирустан соң тернәкләнү турындагы сюжет  игътибарны җәлеп итә.

«Бу авыруны күпләр йоктыра, күпләр терелә. Ләкин савыгу бик авырлык белән бара. Хастаханәдән соң тернәкләндерү оешмаларына юллама бирелә».

Скульптор Кадим Җәмитов  «Казанские ведомости» басмасына хәбәр иткәнчә, ул  «Сөембикә ханбикә образын тудыру өстендә эшли». Заманча сәнгать галереясында күптән түгел генә аның күргәзмәсе ачылды.

«Барлык вьетнам бәйрәмнәрендә Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җырына биибез. Кабат-кабат тыңлыйбыз», – ди  «Ватаным Татарстан» газетасына Казанда яшәүче вьетнам гаиләсе.

 «Челнинские известия» газетасы хәбәр итүенчә, 45 яшьлек артист Иван Фокин студент кызы белән менә инде өч ел рәттән Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай һәм Кар кызы булып «хезмәт итә». Үзләре теккән костюмнар кигән геройларны Чаллыда яшәүче балалар һәм өлкәннәр үз итә, быел алар битлек һәм QR-код белән йөриячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International