Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы (алга таба – Агентлык) тарафыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.  

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсы ел саен, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан уздырыла.

Конкурста 14 яшькә җиткән, индивидуаль рәвештә яисә коллектив авторлар составында конкурс эшләре тәкъдим иткән хокукка сәләтле затлар катнаша.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: «Наркотикларга каршы реклама видеофильмына иң яхшы сценарий», «Наркотикларга каршы социаль челтәрләргә урнаштыру өчен реклама видеоролигына иң яхшы сценарий», «Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш керткән өчен» махсус номинация. 

Гаризалар  “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан 2021 елның 16 сентябреннән 2021 елның 15 ноябренә кадәр (шул көнне кертеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Республика “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, 608 бүлмә, ММЧ бүлеге, “Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсына” тамгасы белән. Телефоннар: (843) 570-31-12.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International