Казанда коммерцияле булмаган оешмалар эшен яктыртучы журналистларны бүләкләделәр

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Иҗтимагый палатасында Татарстанның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча массакүләм матбугат чараларының V конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты.

«Бүген республиканың коммерцияле булмаган секторы күп балалы гаиләләргә һәм өлкәннәргә, авыр тормыш хәлендә калучыларга, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм оештыруда зур өлеш кертә. Коммерцияле булмаган сектор һәм социаль юнәлешле оешмалар пандемия [коронавирус] вакытында үз-үзеңне изоляцияләү чорында беренчеләрдән булып ярдәмгә килде. Алар азык-төлек, дарулар сатып алып, авыруларга илтеп бирделәр. ВИЧ-инфекцияле кешеләр бер генә секундка да дәвалауны туктатмады, чөнки коммерцияле булмаган оешмалар үзара ярдәм итештеләр, аларга таксистлар һәм башка иреклеләр ярдәм итте», — дип сөйләде Зилә Вәлиева журналистлар белән очрашуда. 

«Журналистлар бик зур эш башкаралар, шуңа күрә без әлеге конкурска шатланып ярдәм итәбез һәм мондый массакүләм мәгълүмат чаралары сафлары тулыланыр һәм без республикабызның чын геройлары турында күбрәк белербез дип ышанабыз. Алар бар, алар турында сөйләргә кирәк, һәм аларның үрнәге илһамландырырга тиеш», — дип искәртте Зилә Вәлиева.

Айдар Сәлимгәрәев хәзер күп кенә кешеләрнең йөрәк кушуы һәм күңел халәте буенча аеруча мохтаҗ кешеләргә булышуларын искәртте. Аларның хезмәте турында барысы да белергә тиеш, диде ул. «Социаль инициативаларны аңлавыгыз һәм хуплавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Алга таба да ТР Иҗтимагый палатасы белән яхшы хезмәттәшлек итәрбез, дип уйлыйм. Хәзер социаль журналистикага зур сорау бар, бу тема бик кызыклы», — диде Сәлимгәрәев, конкурста җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп. 

 «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе шулай ук хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә һәм масс-медиада уңай булмаган мәгълүматларның күп булуына игътибар итте. Нәкъ менә шуңа күрә социаль юнәлештәге материалларга ихтыяҗ зур, бу трафик буенча күренә, дип өстәде ул.

 «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Иҗтимагый палатасы ярдәме белән Татарстанның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча конкурс үткәрә. Конкурсның гомуми приз фонды 400 мең сум тәшкил итә. 2021 елда конкурска массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләреннән 235 эш кергән. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген яктыртуда иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)» номинациясендә «Әлмәт РТВ» телерадиокомпаниясе коллективы җиңүче булды. «Иң яхшы радиосюжет» номинациясендә беренче урынны «Авторадио-Нурлат» хезмәткәре Алсу Усманова алды. «Массакүләм матбугат чараларында иң яхшы басма» номинациясендә «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе җиңү яулады. «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә иң яхшы басма» номинациясендә «Реальное время» интернет-газетасы журналисты Луиза Игнатьеваның материалы иң яхшысы дип табылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International