24 сентябрьдә, сәгать 10:00 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында агымдагы санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган матбугат конференциясе узачак

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

24 сентябрьдә, сәгать 10:00 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында агымдагы санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең имин тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Авдонина, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры  урынбасары – Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең  онлайн-трансляция оештырылачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм барлык теләүчеләр үзләренең сорауларын WhatsApp мессенджерында +7 (927) 037-91-10 номерына һәм pr@tatar-inform.ru электрон адресына алдан җибәрә ала.Шулай ук теләүчеләр сорауларын онлайн-видеога комментарийларда бирә ала. ММЧ күрсәтү сорала.

ММЧ аккредитацияләү түбәндәге электрон почта аша уза: pr@tatar-inform.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International