15 сентябрьдә, 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья пациент иминлеге көненә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Чарада Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Елена Тәлгать кызы Сәгъдиева, Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе баш табибы Марат Фәнис улы Мөхәммәдиев, "Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды" дәүләт учреждениесенең медицина ярдәме сыйфатын контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ольга Петровна Полякова катнашачак.
Өченче ел рәттән 17 сентябрьдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясе тарафыннан 2019 елның 25 маенда гамәлгә куелган Бөтендөнья пациент иминлеге көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья пациент иминлеге көненең максаты – пациентларның иминлеге турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм һөнәри бергәлекнең, шулай ук пациентларның, аларның туганнарының, пациентлар мәнфәгатен кайгыртучы төрле оешмаларның бердәмлеген бүләкләү.
Хәзерге вакытта пациентларның иминлеге медицина ярдәме күрсәтү процессында хаталанмауга һәм медицина ярдәме күрсәтү аркасында килеп чыгарга мөмкин күңелсез хәлләрне кимүгә бәйле.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең һәм барлык теләүчеләрнең сорауларны WhatsApp мессенджерында + 7 (927) 037-91-10 номерына һәм pr@tatar-inform.ru электрон адресына җибәрүләрен сорыйбыз. Сорауларны шулай ук онлайн-видеога шәрехләүләрдә дә бирергә мөмкин булачак. ММЧ күрсәтүне үтенәбез.
ММЧ аккредитацияләү pr@tatar-inform электрон почта адресы буенча булачак.