"Татмедиа" республика агентлыгы ТР  Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә "Диспансеризация" телеграм-ботын эшләтеп җибәрде

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

"Татмедиа" республика агентлыгы ТР  Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә "Диспансеризация" телеграм-ботын эшләтеп җибәрде. Бот ярдәмендә республика халкы кайчан һәм кайда диспансеризация узарга мөмкин булуын белә ала.

Ботны түбәндәге сылтама буенча эшләтеп җибәрергә була: https://t.me/health_rt_bot 

Ботта эшләтеп җибәргәннән соң диспансеризация үтү көнен белергә мөмкин, моның өчен туган елыңны күрсәтергә  кирәк.

Диспансеризация узу урынын белер өчен кулланучыларга үз районын яки шәһәрен сайларга кирәк,  сервис тикшерүләр үткәреләчәк учреждениеләр адресын күрсәтәчәк.

Шәхси сорауларга җаваплар исемлегендә диспансеризациянең ни өчен кирәклеген, аны нинди ешлыкта үтәргә кирәклеген, профилактик медицина тикшерүеннән нәрсә белән аерылуын һәм диспансеризация кысаларында нинди табибларга килергә кирәклеген белергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International