“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында  «Халык көймәсе» фестивале турында матбугат конференциясе  узачак

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Анда сүз Идел елгасы буенда гомер итүче халыкларның яшәү рәвешенә һәм  һөнәрчелегенә багышланган  «Халык көймәсе» фестивале хакында барачак.

Чарада “Зөя утрау-шәһәр” музей-тыюлыгы директоры  Артем Силкин, «Старая Волга» ассоциациясе җитәкчесе, фестивальнең идея авторы Павел Тиняев, фестивальнең программа директоры Дина Башкирова катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 7-8 августында Свияжск шәһәрендә  Идел буенда яшәүчеләрнең тормыш  рәвешенә һәм һөнәрчелегенә багышланган «Халык көймәсе» фестивале оештырыла. Бирегә көймәчелек белән кызыксынучы энтузиастлар, бу өлкәдәге экспертлар, мәдәният белгечләре һәм гомерен елга белән бәйләгән затлар җыела. Алар арасында Балтик диңгезе, Онега күле буйларыннан килгән кораб төзүчеләр дә булачак. Тамашачылар игътибарына кече судноларның төрле төрләре – иң борынгы көймәдән алып  диңгез киңлекләрен иңли торган крейсер җилкәнле көймәләренә кадәр тәкъдим ителәчәк.

«Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгы  сайтында матбугат конференциясенең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International