Зәйдә "Тәртип" радиоканалы эшли башлады, ул "Зәй 88,0 FM" радиоканалының челтәр партнеры.
"Тәртип" - татар милли мәдәниятенең чын кыйммәтләрен саклауга һәм алга җибәрүгә юнәлдерелгән уникаль контентлы радио. Аның төп бурычларының берсе - үткән белән хәзерге арасындагы элемтәне саклап калу.
Эфирда тәүлек буе ретро-җырлар, алтын хитлар, классик әсәрләр, шулай ук сыйфатлы заманча музыка яңгырый.
«Тәртип» радиосы үз тапшыруларында әхлакый, тәрбияви, рухи кыйммәтләрне алга сөрә. Татар халкының мәдәнияте, сәнгате, тарихы, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - программаларның асылын тәшкил итүче мөһим темалар! Зәйдә "Тәртип" радиосында җирле яңалыклар, мәдәни юнәлештәге программалар, музыкаль котлаулар яңгыраячак.