Айдар Сәлимгәрәев төбәкләрдәге редакцияләрне җанисәп алдыннан эшне көчәйтергә өнди

2020 елның 20 ноябре, җомга

«Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе социаль челтәрләрдә эшне активлаштырырга кирәклеген әйтте.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев төбәкләрдәге матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда Россиядә халык санын алу алдыннан эшчәнлекне көчәйтергә өндәде. 

Ул социаль челтәрләрдә эшне активлаштырырга киңәш итте. «Коронавируска карамастан, эшне көчәйтү, яңа ысуллар эзләү, халык белән яңача эшләү, милләттәшләребезне үзебезгә тарту мөһим. Һәркем кирәк. Сан алу зур эш. Регионнарда татарлар күбрәк булса, сезгә дә җиңелрәк булачак», — диде Айдар Сәлимгәрәев. 

Очрашуда ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлек билгеләре тапшырылды. Берничә редакция «Татмедиа» агентлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков республика бюджеты хисабына алынган ноутбукларны тапшырды. 

Шулай ук биредә «Без — бергә» проекты редакцияләре белән шартнамәләргә имза куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International