2020 елның 1 июленнән Татарстан Республикасының «Ел юристы» премиясенә гаризалар кабул ителә башлый.

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

«Россия юристлар ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге 2020 елның 1 июленнән «Ел юристы» премиясенә гаризалар кабул ителә башлау хакында игълан итә.

Премиянең максаты – юрист һөнәренең статусын һәм абруен арттыру, юристлар бергәлегендә профессионализмны үстерү, югары квалификациягә ия белгечләрне ачыклау, хокукый культура формалаштыру.

«Ел юристы» премиясе дипломнан һәм шундый ук исемдәге билгедән гыйбарәт. Премия түбәндәге номинацияләрдә бирелә:

 «Хокукый белем бирү»;

«Гадел хөкем»;

«Юрист һөнәренә тугрылык»;

«Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү»;

«Кеше һәм граждан хокукын һәм ирекләрен яклау»;

«Законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү».

Тулырак мәгълүмат «Россия юристлар ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлегенең рәсми сайтында урнаштырылган: www.alrf16.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International