«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXII конкурсына гаризалар кабул итү ахырына якынлаша

2019 елның 29 марты, җомга

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXII конкурсын үткәрә.

Эшләр 2019 елның 5 апреленә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2, 6 кат, 5 кабинет, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге) кабул ителә. Конкурс эшенә «Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXII конкурсына дигән тамга» салырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12;

Катнашырга чакырабыз!

НИГЕЗЛӘМӘ

АНКЕТА-ГАРИЗА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International