Айрат Зарипов: балалар басмаларының төп өстенлеге адреслы булуында

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда балалар, яшьләр һәм мәгариф басмаларының тиражлары арта. Газета һәм журналларга ихтыяҗ арту редакциянең максатчан аудиторияне җәлеп итү буенча эш алып баруы белән аңлатыла. Бу турыда «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов хәбәр итте.

«Балалар, яшьләр, мәгариф басмаларында язылучылар саны артуы күзәтелә. «Мәгариф» журналы укучылары 7 процентка, «Сабантуй»ныкылар 9,6 процентка, «Ялкын» укучылары 22 процентка, «Идель» журналыныкылар 25 процентка арткан. «Көмеш кыңгырау» балалар газетасына язылучыларның 41 процентка артуы күзәтелә. Балалар басмаларының төп өстенлеге адреслы булуында», — диде Айрат Зарипов.

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе балалар һәм яшьләр арасында кызыксыну артуын басма массакүләм мәгълүмат чаралары җавапсыз калдырмый диде. «Шаян ТВ» балалар телеканалын тәүлек буе эшләтеп җибәрү дә әһәмиятле вакыйга булды», - дип искәртте Айрат Зарипов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International