"ШАЯН ТВ" каналында "Сәйлән" музыкаль проектының ярымфинал трансляциясе башлана

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта "ШАЯН ТВ" телеканалы сайтында иң күп тавыш җыйган 16 катнашучы ярымфиналга узды.

Ай ярым дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында онлайн-тавыш бирү узды, анда тамашачылар үзләренә ошаган катнашучы өчен тавыш бирә алды.

Конкурста катнашу өчен 6 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде, алар үз осталыкларын күрсәттеләр. Жюри әгъзалары карары буенча аларның 30ы проектның икенче этабына үтте.

 

«ШАЯН ТВ» телеканалында балалар музыкаль проектын күрсәтү 6 октябрьдән башлана һәм һәр якшәмбедә эфирга чыгачак.

Белешмә

"Сәйлән" -балалар телевизион-музыкаль фестивале, аның максаты-татар халык, классик һәм эстрада музыкасының сәләтле башкаручыларын эзләү, ачыклау һәм аларга ярдәм итү; яшь талантларны, аларның иҗади потенциалын үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру.

Фестивальдә катнашучылар өчен вокал һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар уздырылачак.

«Сәйлән» проекты яшь йолдызларга үз талантларын тагын да күбрәк ачарга, шулай ук татар халкының җырларын популярлаштырырга ярдәм итәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International