«Тatarstan Today. Дөньяга ачык» яңа чыгарылышы. «ТНВ» һәм «Татарстан 24» телеканалларында премьера

2024 елның 19 апреле, җомга

Татарстан һәм Белоруссия багланышларын нәрсә ныгыта? Безнең уртак эшчәнлек нинди юнәлештә барырга тиеш?

 

Бу – Динә Газалиеваның «Тatarstan today. Дөньяга ачык» авторлык программасының яңа чыгарылышындагы төп темалар.

 

Танылган телевидение алып баручысы, һәрвакыттагыча,  темага чумып,  һәрбер әйбердән мавыктыргыч детальләр эзли.

 

Дустанә илдә татарлар ничек яши һәм ни өчен белоруссия бәрәңгесеннән ясалган драниклар иң тәмлесе?!

 

Бу хакта Динә Газалиева үзенең чираттагы программасында сөйләячәк. Экспертлар һәм комментаторлар сыйфатында журналист барган төбәктәге сәяси эшлеклеләр чыгыш ясаячак.

 

Кызыклы нюанслар белән мавыктыргыч итеп сөйләү – тележурналист Динә Газалиевага хас күркәм сыйфат!

 

Шулай итеп, безнең уртак омтылышлар һәм бердәм максатлар турында – «Тatarstan today. Дөньяга ачык» авторлык программасының яңа чыгарылышында.

 

Премьерны «ТНВ» телеканалында 20 апрельдә 19:00 һәм 22 апрельдә 22:10 сәгатьтә;

«Татарстан 24» телеканалында 24 апрельдә 18:30 һәм 22:30 сәгатьләрдә карарга мөмкин.

 

Карамый калмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International