«Гаилә һәм Россиянең киләчәге» бөтенроссия журналистлар конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 12 апреле, җомга

Андрей Первозванный фонды М.В. Ломоносов исемендәге МГУ журналистика факультеты белән берлектә федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен «Гаилә һәм Россиянең киләчәге» исемле бөтенроссия конкурсын игълан итте.

2024 елда конкурсны оештыручылар яңа номинация – «Яшь журналист» номинациясен булдыру турында карар кабул итте. Ул яшь авторларга ярдәм итү максатыннан булдырылды. Алдагы елларда аларның эше тәҗрибәле хезмәттәшләре белән бергә карала иде. Яшь журналистлар – 18 дән 30 яшькә кадәр булган авторлар. Әлеге номинациягә гариза биргәндә, конкурсантка үз яшен расларга кирәк булачак. Конкурста катнашырга теләүче социаль темаларга эшләү тәҗрибәсе турында кыскача мәгълүмат һәм бу темага эшләнгән  кимендә бер авторлык материалына сылтама бирергә тиеш.

Һәр номинациядә беренче, икенче, өченче урыннар өчен акчалата призлар каралган, шулай ук жюри рәисенең махсус бүләге дә тапшырылачак.

Конкурста журналистлар, ММЧ редакцияләре һәм иҗат коллективлары, студентлар, профильле кафедралар магистрантлары һәм аспирантлары катнаша ала.

Конкурс «Телевидение», «Радио», «Басма ММЧ», «Интернет ММЧ», «ММЧ социаль проектлары», «Фәнни эшләр», «Яшь журналист» номинацияләре буенча уздырыла.

Конкурс барышында федераль, региональ, муниципаль һәм башка массакүләм мәгълүмат чараларында 2023 елның 15 июненнән 2024 елның 15 июленә кадәр дөнья күргән телепрограммалар, телевизион сюжетлар, радиотапшырулар, радиорепортажлар, басма массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмалар, интернет-массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмалар, массакүләм мәгълүмат чараларының (телевидение, радио, басма һәм интернет ммч) 2022 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 15 июленә кадәр гамәлгә ашырган социаль проектлары, массакүләм мәгълүмат чараларында гаилә тематикасын яктыртуны тикшерүгә багышланган фәнни эшләр (курс, диплом эшләре, диссертацияләр, фәнни тематик журналларда мәкаләләр һәм башкалар) бәяләнә.

Конкурс эшләрен бәяләгәндә теманың системалы яктыртылуы, профессиональлек, материалларның оригинальлеге; экспертлар белән хезмәттәшлек, социаль проектларның аудиториясе һәм нәтиҗәләре, гаилә тематикасының тирәнлеген анализлау («Фәнни эшләр» номинациясе өчен) исәпкә алына.

Конкурста җиңүчеләр 2024 елның 31 октябреннән дә соңга калмыйча билгеләнә.

Конкурсның гомуми бүләк фонды – 1 000 000 сум.

Конкурста катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча гариза-анкета тутырырга кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSedfn_xf2sRtitMlqIZXPtU4Gax35uMh80yr69710U-jemwsw/viewform

Конкурс нигезләмәсе белән Андрей Первозванный сайтында  ( https://fap.ru/ ) танышырга мөмкин.

Элемтә өчен: Антонова Елена Леонидовна, e-ail: konkursfap_2024@mail.ru. (Андрей Первозванный Фондыннан конкурс координаторы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International