"Хозур ТВ" яңа тапшырулар челтәренә күчте: татар контенты артты!

2019 елның 19 марты, сишәмбе

2019 елның 18 мартыннан "Хозур ТВ" мөселман телеканалы яңа тапшырулар челтәренә күчте. Хәзер күпләр яратып өлгергән телеканал тамашачыларны татар телендә яңа телепроектлар белән сөендерәчәк. Алар арасында ТР мөфтие урынбасары һәм "Кол Шәриф" мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов белән «Мәcлихәт» тапшыруы, тәҗрибәле имамнардан дини сорауларга тәфсилле җаваплар бирүче "Җан авазы" программасы, шулай ук яшь тамашачылар өчен "Барбаросса" мавыктыргыч мультипликацион фильм бар. Моннан тыш, тиздән "Хозур ТВ" экраннарында танылган телевизион тапшыруларның яңа чыгарылышлары барлыкка киләчәк: "Хәерле сәгатьтә", "Хәдис дәресләре", "Бәрәкәтле гаилә", "Балам-багалмам", "Гаилә дәресләре", "Тәмле булсын". Шунысы мөһим: "Хузур ТВ"да татар телендә тапшырулар күләме артты - алар телеканалның барлык контентының яртысыннан артыгын тәшкил итә. Тәүлегенә татар телендә 5 сәгатьлек блоклар чыгару планлаштырыла. 

Рус телле тамашачылар да үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат табачак. Алар өчен эфирга түбәндәге программалар әзерләнгән: дөнья буйлап эксклюзив сәяхәтләр турында "Антон Кротов белән Хузур-вояж "; Ватаныбыз тарихында тирән эз калдырган һәм илебез үсешенә зур өлеш керткән мөселманнар турындагы «Россия горурлана торган Мөселманнар» документаль сериалы; шулай ук "Кечкенә өлкәннәр" – балалар белән төрле җитди темаларга фикер алышу һәм сөйләшү турында тапшыру. 

Моннан тыш, якын арада "Хозур ТВ"да изге Коръәнне һәм намазны дөрес уку буенча укыту программаларын эшләтеп җибәрү дә планлаштырыла.  

"Хозур ТВ" - Татарстан Республикасы территориясендә һәм тулаем Россия буенча дини программаларны тәүлек буе тапшыру концепциясен беренче тапкыр гамәлгә ашырган мөселман телеканалы. Телеканалның эшчәнлеге асоциаль күренешләрдән, радикаль карашлардан, әхлаксыз инанулардан ирекле булган, куркынычсыз мәгълүмати киңлекне формалаштыруга юнәлдерелгән. Бүген «Хозур ТВ» Youtube-каналында язылучылар саны 500 000 кешедән артып китте. Моннан тыш, «Хозур ТВ» һәм «Хозур ТВ Архив» Youtube-каналлары аудиториясе 50 миллионнан артык кешене колачлый. «Хозур-ТВ» каналын карау саны - якынча 86 000 000 000.

2019 елның мартында телеканалга бер ел тулды. Шушы вакыт эчендә аның тапшырулар географиясе шактый киңәйде: алар «Таттелеком», «Уфа-нет» «Телеком-сервис» операторлары ярдәмендә Татарстанда, Башкортостан Республикасында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә һәм Воронежда күрсәтелә. Шулай ук теләге булган һәркем www.huzurtv.ru сайтында каналны тәүлек буе карый ала.  

Халыкның белемен күтәрү, дәгъват, җәмгыятьтә ислам, дини мәдәният турында уңай фикерләр формалаштыру, халыкта татар дини мирасына кызыксыну уяту максатыннан, күпсанлы дини медиапроектларны гамәлгә ашыру ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән санала. Мөфтиятнең “Хозур” нәшрият йорты, Россиянең иң зур ислам медиахолдингларының берсе буларак, хәзерге вакытта үзенең басма, электрон һәм радио ММЧ-ларына ия. Аның газета-журналларының, радио һәм телевидениесенең иң мөһим бурычларыннан берсе – җәмгыятьне рухи яктан тәрбияләү. Islam-Today.ru,  “Шура” альманахы, “Дин вә мәгыйшәт” газетасы һәм рус телендә чыга торган “Умма” газетасы, "Азан" радиосы – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык ММЧлары да Россия мөселман өммәтен үстерүгә хезмәт итә дисәк тә, арттыру булмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International