19-нчы декабрьдә Мәскәүнең Халыкара сәүдә үзәгендә Россия Президенты Владимир Путин традицион зур матбугат конференциясе үткәрәчәк. Дәүләт башлыгының журналистлар белән очрашуы 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
11 декабрьдә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсендә массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктыртуга багышланган ХVII республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.