«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында «Татмедиа» республика агентлыгы коллегиясе утырышының турыдан-туры трансляциясе булачак «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Утырышта тармакның 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре каралачак һәм 2020 елга бурычлар кабул ителәчәк. Коллегия утырышы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, Татарстандагы федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары, типографияләр һәм нәшриятлар җитәкчеләре катнашачак. Чара 2020 елның 31 гыйнварында ИТ-паркта (ул.Петербургская, 52) була, иртәнге 9 да башлана. Утырышның турыдан-туры видеотрансляциясе өчен сылтама.