«Сөембикә» журналын укучыларны 2020 елның беренче санында кечкенә генә сюрприз көтә: ул — журналның уртасына урнаштырылган кушымта. «Сөембикә» («Азат хатын») журналы тарихы — республика үткән юлдан аерылмый. Журнал сәхифәләрендә — бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче Татарстан тарихы да чагыла. Бу кушымта — шуның бер кечкенә мисалы.
«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова әйтүенечә, әлеге кушымта ТАССР төзелүгә 100 ел тулган көннәрдә үткәнгә борылып карау булып тора. Ул журналның башка битләреннән зурлыгы белән дә, басылган кәгазе белән дә аерыла. Газетаның саргайган битен хәтерләткән кушымта укучыны 1939 елның 21 нче санына алып китә. Бу кушымта-проект журнал алдыручылар өчен үзенчәлекле бер бүләк булачак , дип өметләнә сөембикәлеләр.
«Без бу проектта элек чыккан саннардан кайбер битләрне тулысынча кабатлап бирәбез. Әйе, без төрлебез төрле чорда яшәгәнбез. Әмма кызыксынулар, мавыгулар, уй-хыяллар, теләкләр, хәтта максатлар да хатын-кызларның һаман да бер. Кушымтаның бу саны белән танышкан укучылар моны тоярга өлгерде инде», — ди Лариса Маликова.
Баш мөхәрир әйтүенчә, укучылар барысына да игътибар иткәннәр. Укучыларга ул чорда материаллар ничек урнаштырылган, ничек корылган, нинди сүзләр кулланылган, ул сүзләр ничек язылган — барысы да кызык булган. «Бер хәрефен дә калдырмыйча укып чыктык», дигәннәр журнал укучылар.
Күпләргә «Аш-су бүлеге» дигән бит бик ошаган. «Рецептлар бүгенге көн өчен дә бик актуаль», дип тапканнар. 1939 елда «Азат хатын»да кайбер текстлар әле латин шрифтында басылган булган. Кушымта өчен сайланган битләрдә дә андый текст бар. Ул да үзенчә кызык! Шул чакта да журналда «Врач киңәшләре» биргәннәр. «Чире генә шул заманныкы — трахомадан сакланырга өйрәткәннәр», — ди Лариса Маликова.