Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотографияләр конкурсына гаризалар кабул итүен дәвам итә

2016 елның 15 июле, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотографияләр конкурсына гаризалар кабул итүен дәвам итә. Һәр теләгән кеше 1 сентябрьгә кадәр татар миллетенең үзенчәлеген чагылдырган фотоэшләрен тапшыра ала. Фотоярышта 18 яшь тулган Россиядә яшәүче затлар катнаша ала.

Иң яхшы эшләр өч номинация буенча сайланачак: портрет, гореф-гадәт һәм йолалары, халык-гамәли сәнгать.

Бәйгене үткәрү  тулырак мәглуматне ТР Мәдәният Министрлыгы сайтында табарга була. " Татар халкының этнографик  мозаикасы" конкурсы беренче тапкыр 2014 елда үткәрелде. Узган елда конкурста Россия төбәкләреннән һәм Белоруссиядән 46 кеше катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International