Дамир Исхаков төбәк тарихын өйрәнүчеләрне "Туган җир" журналына активрак язарга өндәде

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

"Журналны чыгару ул безнең уртак эшебез", - дип "Туган җир" журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков төбәк тарихын өйрәнүчеләрне журналга активрак язарга өндәде.

"Бу журналны ике кеше эшләп чыкты. Квартал саен чыгачак журнал ул, сезнең яктан мәкаләләрне җибәргәндә, монда өстәмә эш калмасын өчен, техник яктан дөрес итеп башкару таләп ителә. Эчтәлек ягына тәнкыйди карарга, яхшырак итеп язарга да кирәк", - дип мөрәҗәгать итте ул төбәкчеләргә.

Дамир Исхаков журналның ролен билгеләп узды. "Хәзер мәктәптә милли-мәдәни сфера кысрыклап чыгарылды дип әйтсәк тә була. Ә милли як киткән саен, салафиларның йогынтысы көчәя. Салафилык ул - милләтсез дин. Без Татарстанда төбәкчеләргә күбрәк ярдәм итәргә тиеш. Миллилек шуннан килеп чыга, журнал да шуңа кирәк. Җирле тарихны, андагы гореф-гадәтләрне, мәчетләрнең тарихын, ата-бабаларыбызның ничек яшәгәнен язарга тиешбез. Татарча яшәү, татар исламы шуннан килеп чыга ул", - диде баш мөхәррир.

Дамир Исхаков музейлар турында да киңрәк итеп язарга киңәш итте. "Күп кенә авылларда музейлар авыр хәлдә, алар таралгач, аннары табып булмый алардагы әйберне. Язган вакытта сыйфатлы иллюстрацияләр җибәрегез", - диде.

Дамир Исхаков Татарстан Президентына "Туган җир" журналын чыгару өчен күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International