Әлмәт телекомпаниясенең туган көнендә иң уңган кызны сайладылар

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Әлмәтнең "Луч" телекомпаниясе һәр елдагыча туган көнен шәһәр паркында, халык белән бергәләп, зурлап билгеләп үтте. Күркәм традиция буенча "Әлмәт матуры" бәйгесе уздырып, шәһәрнең иң сылу, сәләтле, уңган-булган кызын да сайлады, дип яза җирле басма.

Матурлык һәм сәләт бәйгесе беренче тапкыр телекомпания тарафыннан 2014 елда уздырыла. Аны ул чордагы баш мөхәррир Андрей Максимов гамәлгә кертә. Шушы дәвер эчендә бәйге заманча төсмер алып камилләшә, баетыла, әмма бер нәрсә үзгәрешсез кала – төрле милләт кызларының асыл сыйфатларын барлау, күркәм йолаларны яңартуны телекомпания вәкилләре үз бурычлары дип саный.

Бәйгенең финалына кадәр Әлмәтебезнең 8 кызы төрле юнәлешләрдә үзләрен күрсәтте, берничә мастер-класста катнашты, актерлык осталыгы, стилистика, дефиле, фотога төшү серләрен үзләштерде. Шуңа да парк сәхнәсенә күтәрелгән кызларның һәр хәрәкәте күзләрне иркәләде, соклану уятты.

Бу көнне кызлар үз-үзләрен тәкъдир итү, милли һәм кичке күлмәкләрдә дефиле, музыкаль бәйгедә ярышты. Әйтергә кирәк, бер-берсен кабатламаучы, үзенчәлекле чыгышлар сөендерде дә, моңландырды да, көлдерде дә. Һәр кыз, һичшиксез, «Әлмәт матуры» исеменә лаек булуын дәлилләде. Шулай да җиңү һәркемгә дә тәтеми. Нәтиҗәдә «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә Эльвира Стародубцева җиңү яулады. Вице-мисс булып Регина Яруллина танылды. «Әлмәт матуры» исеменә Гөлнара Әхмәтханова ия булды.

– Әлеге таҗ миңа бу бәйгедә җиңүем турында гына түгел, ә бәйгегә әзерлек барышындагы мохит, күңелле мизгелләр, кызлар белән аралашуны да искә төшереп торачак, – диде җиңүче таҗын кигән Гөлнара.

Туган көн җыр-моңнарга, дәртле биюләргә дә бай булды, шәһәрнең үзешчән артистлары чыгышы бәйрәмгә ямь кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International