ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Айдар Сәлимгәрәев 1971 елның 3 августында Мөслим авылында туган, 1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. 

Төрле елларда тәңкәләрдә Казан Кремле, университет, Мәрҗани мәчете, Раифа һәм Казан-Богородица монастырьлары, Татар опера һәм балет театры сурәтләнгән. 


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Ул  өченче бала тугач бирелә торган  субсидия акчасын  (450 мең) социаль ипотека өчен түләү мөмкинлеге хакында булачак. Чарада “ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” башкарма директоры урынбасары Булат Гыйлманов катнаша.

Террорчылыкка каршы торуны Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс озайтыла.

Анда сүз Идел елгасы буенда гомер итүче халыкларның яшәү рәвешенә һәм  һөнәрчелегенә багышланган  «Халык көймәсе» фестивале хакында барачак.


30
июль, 2021 ел
җомга

Лада Гранта машинасы Татарстан Дәүләт Советының элекке матбугат сәркәтибе Любовь Агеевага бирелде. 

Чарада татар матбугаты, радио, телевидение, китап нәшрияты хезмәтләре белән танышырга була. 


29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

30 июльдә, сәгать 10.00,  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар телендә Төмән өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә  багышланган матбугат конференциясе булачак. Ул көзен узачак халык саны алу уңаеннан үткәрелә.

Иртәгә, 30 июльдә, сәгать 9.00  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасындагы  санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы (алга таба-Конкурс) оештыра. Конкурс агымдагы елның 1 августыннан 18 ноябренә кадәр дәвам итә. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International