Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору мәсьәләләрен яктырткан иң яхшы эшләрне билгеләү өчен “Коррупция: журналист күзлегеннән” дигән республика бәйгесен игълан итә.
«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул ителә башлады.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан «Многоликая Россия» IX Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсы игълан ителде.
Массакүләм мәгълүмат вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта - pr@tatar-infom.ru
Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Республиканың 39 журналисты Казанда 2014 елда 22 нче кышкы Олимпия уеннарына һәм 11 нче Паралимпия уеннарына, 2015 елда Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатына әзерлеккә һәм үткәрүгә, шулай ук ТР ММЧ үсешенә өлеш керткәннәре өчен бүләкләнделәр.
Хөрмәтле журналистлар, милләтара һәм конфессияара темаларны иң яхшы яктырту конкурсын уздыру турындагы кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелгән.
28 июль көнне сәгать 11дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында VII Бөтендөнья татар яшьләре Форумына багышланган матбугат конференциясе булачак.
Россиядә яшәүче халыкларның үзара бәйләнешен һәм милли-мәдәни үсешен иң яхшы яктыртучы журналист һәм ММЧcын билгеләүче әлеге бөтенроссия конкурсы 2008 елдан башлап үткәрелә.
Иртәгә сәгать көндезге 1дә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Бөек Болгар” Бөтенроссия урта гасыр сугышы" фестивален уздыруга багышланган матбугат конференциясе була.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан «Многоликая Россия» IX Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсы игълан ителде.