Рөстәм Миңнеханов "Эфир" телекомпаниясен 25 еллык юбилее белән котлады

2016 елның 26 августы, җомга

Бүген «Корстон» комплексында "Эфир" телекомпаниясенең 25 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"25 елда сез көчле команда тупладыгыз, нәтиҗәдә, бүген "Эфир"га ихтыяҗ бар һәм ул югары рейтингка ирешә", - дип белдерде республика лидеры. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Республикада "Электрон Хөкүмәт" эшли. Әмма иртәгә интернетны бетерсәләр, Хөкүмәт ничек эшләр белмим. Бу сезнең телекомпаниягә дә кагыла. Әгәр "Эфир"ны өзсәләр, күп казанлылар һәм татарстанлылар канәгатьсезлек белдерәчәк", - дип билгеләп үтте республика лидеры.

Рөстәм Миңнеханов телекомпания коллективына профессиональлек өчен рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде. "Объектив мәгълүматны вакытында җиткерү, хакимият структураларын тәнкыйтькә тоту бик мөһим. Бар нәрсәне дә вакытында һәм сыйфатлы башкару зарур. Бу шәһәр һәм республика үсешенә китерәчәк", - диде Татарстан Президенты чыгышын тәмамлап.

Аннары Рөстәм Миңнеханов "Эфир" алдынгыларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International