Бүләккә – телевизор!

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Республикада яшәүчеләрне Татарстан газета-журналлары даими сөендереп тора. Гадәттә, бу сөенеч теге яки бу басмадагы кызыклы язма белән бәйле булса, бүген ул газет-журналга язылган өчен бүләк тапшыру бәйрәменә әверелде.

Бүген “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә “Язылу өчен – телевизор” акциясенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. 16 татарстанлы истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен гаризалар быелның 18 апреленнән үк кабул ителә башлады. 20 июльгә кадәр дәвам иткән әлеге бәйгедә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте чыгара торган басмаларга язылучылар, ким дигәндә, өч басмага язылып, язылу квитанцияләрен оештыручыларга җибәрергә тиеш иде.

Барлыгы 161 гариза кабул ителгән.  Арча, Саба, Әгерҗе районнары аеруча актив катнашкан. Хәер, бу акциядә Татарстан гына түгел, күрше төбәк – Башкортстан республикасында яшәүчеләр дә үз бәхетен сынап караган.

Язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча язылучыларыбызга безнең басмалар белән кызыксынганнары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Икенче яртыеллыкта матбугатның яңа саннарын алуга бу кызыксынуның тикмәгә генә булмавын сизгәнсездер. Без сезне шаккаттырырга тырыштык, төрле кызыклы эчтәлектәге язмалар сайладык. Шул ук вакытта бар нәрсәдән хәбәрдар булуыгыз өчен дә тырышабыз. Алга таба да сезне бай эчтәлекле язмалар белән сөендереп торачакбыз, киләчәктә дуслар булып калырбыз, дип ышанам , – ди “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең гомуми мәсьәләләр буенча генераль директоры урынбасары Эльвира Исмәгыйлева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International