Бүген районның төрле өлкә хезмәткәрләре бердәм булып донор акциясенә кушылды.
Даруханә каршындагы машина янында кан тапшыручылар белән чират хасил булды. Журналист егетебез Айрат Аминов та әлеге акциягә кушылып, кемнеңдер кыл өстендәге гомерен саклап калырга үз өлешен кертте. Кече Болгаердан килгән Люзия Хәмидуллина да студент вакыттан бирле кан тапшыруын, бик тә игелекле гамәл башкаруларын белдерде. Гаиләләре белән килүчеләр дә, беренче тапкыр катнашучылар да булды. – Әлеге машина килгәнче үк чират иде монда. Иң беренчеләрдән булып “Почетлы донорлар” килде. Район халкы шундый бердәм булып игелекле гамәлгә кушылды. Без тормыш иптәшем белән үзебез дә “Почетлы донорлар”, быел да бик теләп кан тапшырдык. Акциягә кушылган райондашларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, - диде хастаханә хезмәткәре Динә Мөхәммәтҗанова.
Казан IT-паркында журналистларга шәмаил язу, билбау үрү һәм чүлмәк ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Аны ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм халыкара декоратив гамәли сәнгать комитеты тәкъдим итте.
“Билбау элеккеге махсус станокта үрелә. Ул борынгы заманда һәр хуҗабикәнең өендә булган. Анда алар үзләренә, балаларына билбаулар үргәннәр, интерьерны бизәү өчен кулланганнар. Сумка, карават җәймәләре, паласлар тукыганнар. Хәзер инде бу - интерьерны бизи торган уникаль эксклюзив әйбер булып санала. Әмма соңгы елларда этника модага кире әйләнеп кайтты һәм бу эшләнмәләрне яшьләр генә түгел, өлкән буын да теләп ала”, - диде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм халыкара декоратив гамәли сәнгать комитеты рәисе Диләрә Минабетдинова “Татар-информ”га.
Шулай ук биредә Кол Шәриф мәчете карамагындагы “Татар шәмаиле” клубы галереясе җитәкчесе Алсу Шәмсетдинова кулыннан шәмаил ясатып, аңа үз исемеңне төшерү мөмкинлеге дә бар иде. Ул махсус каләм һәм каллиграфия маркеры белән гарәп телендә исемнәр яза. Моны үзең белән сувенир сыйфатында алып китеп була. Шулай ук аны махсус Коръән аятьләре белән каймаланган түгәрәк магнит уртасына язып беркетергә дә була.
Журналистларны чүлмәк ясау буенча мастер-класс та кызыксындырды. Чүлмәк махсус станок, балчык һәм су ярдәмендә эшләнә. 10га 8 сантиметр үлчәмендәге бер чүлмәкне ясау өчен 10-15 минут вакыт китә.
Хөрмәтле журналистлар! Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Интернет-массакуләм мәгълүматлары өчен журналистик конкурс игълан итә.
Хастаханәнең баш табибы туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен һәм ветераннарны газета-журналларга яздырды.
Футбол буенча дөнья чемпионаты Казан шәһәре матбугат үзәге бүгеннән журналистларны кабул итәргә әзер. Кабул итүче шәһәрләр арасында журналистлар өчен үзәкне Мәскәү шәһәре беренчеләрдән булып 4 июньдә үк ачкан иде. Төбәкләрдәге матбугат үзәкләре үз эшен бүгеннән башлап җибәрә.
Шактый шау-шу тудырган “Зөләйха күзләрен ача” (“Зулейха открывает глаза”) романы авторы Гүзәл Яхина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яңа китабын бүләк итте.
Яхина “Татмедиа” агентлыгы янында “Укый Казан, укый Татарстан” китап фестивале мәйданчыгында “Балаларым минем” (“Дети мои”) яңа романын тәкъдим итте. Ул фестиваль кунаклары белән әсәрләренең язылу тарихын уртаклашты һәм Идел буе немецлары тормышы турындагы яңа китабының кыскача сюжетын сөйләде.
Бу вакытта Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” метросы станциясеннән “Казан” гаилә үзәге янындагы фанфест мәйданчыгына илтә торган яңартылган бульвар буйлап узды. Татарстан Президенты полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды. Шуннан соң ул китап фестивале мәйданчыгына килде һәм Гүзәл Яхина белән сөйләште. Язучы аңа яңа романы турында сөйләде һәм китабын бүләк итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” бинасы янындагы полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды.
Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” метросы станциясеннән “Казан” Гаилә үзәге янындагы фанфест мәйданчыгына илтә торган яңартылган бульвар буйлап узды. Республика лидеры белән бергә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар йөрде.
Бульварда “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында илне саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә” һәйкәл куелган.
Татарстан Президенты һәйкәлгә кызыл розалар куйды һәм тын калып басып торды. Аннан соң һәйкәлгә шәһәр башлыгы да чәчәк салды.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яктырткан иң яхшы журналист эшенә конкурс игълан итте.
Конкурс түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала:
Гәҗитебезне яздыручыларның һәркайсы акциядә катнаша һәм кыйммәтле бүләк ота ала.
2018 елның II ярты еллыгына (6 айга) яздырган квитанцияләр күчермәсен 2018 елның 18 июненә кадәр (авыл халкы үтенече буенча көне үзгәртелде) редакциягә китерегез яки tetuch_awangard@rambler.ru электрон почтасы аша юллагыз (элемтәгә керү өчен телефон номерын күрсәтүегез сорала).
Җиңүчеләр (“Тәтеш таңнары”, “Авангард” гәҗитен яздырган өчәр кеше) 2018 елның 25 июнендә квитанцияләрне уйнату барышында билгеләнәчәк.
“Камская новь”- “Кама ягы” газетасы редакциясе “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ һәм Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә Балаларны халыкара яклау көне һәм җылы җәй башлану уңаеннан “Имин юллар” гаилә конкурсы башлану турында игълан итә.
Анда 4тән 7 яшькәчә балалар һәм аларның әти-әниләре катнаша. Ике номинация күздә тотыла. Беренчесе – балалар өчен: А4 форматта “Юл хәрәкәте кагыйдәләре рәсемнәрдә” рәсем конкурсы, ул “Имин юллар” социаль проект кысаларында үткәрелә. Беренче турда катнашкан балаларның әти-әниләре өчен – “4-7 яшьлек балалар өчен кроссворд” номинациясе.
Барлык рәсемнәр һәм кроссвордлар газета сайтына урнаштырыла. Аларны фотога төшерергә яки сканировать итәргә кирәк, аннан газетаның электрон адресына novayakama@yandex.ru җибәрергә була.
Төп приз – балалар велосипеды. Икенче урынга – GPS-трекер сәгате. Өченче урын өчен – үстерүче келәм-пазл. Калган катнашучылар да бүләкләр алачак.
Игътибар: һәр катнашучыдан берәр эш кабул ителә. Конкурста “Камская новь” электрон почтасына novayakama@yandex.ru килгән эшләр генә катнаша. Катнашучының фамилиясен һәм исемен, яшь рәссамнең яшен, элемтәгә керү өчен телефонын күрсәтү мәҗбүр. Эшләрне кабул итүнең мәҗбүри шарты – соцчелтәрләрдә конкурс шартлары белән уртаклашу.
Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Конкурс администрациясе финалга чыгучылар санын киметү (әгәр катнашучының эше 50дән әз тавыш (лайк) җыйса) һәм арттырулар ачыкланганда катнашучылар тавышларын юкка чыгару хокукына ия.
Тулырак мәгълүматны һәм конкурс шартларын газета сайтыннан бу сылтама буенча укыгыз: http://laishevskyi.ru/contest/semeynyy-konkurs-bezopasnye-dorogi