Р.Миңнеханов "Татарстан – Яңа гасыр" компаниясенең Казахстандагы корпункты белән танышты

2018 елның 6 июле, җомга

Рөстәм Миңнеханов Астананың "Казмедиа" телеүзәгендә "Татарстан – Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең Казахстандагы хәбәрчеләр пункты белән танышкан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казахстандагы “ТНВ” пунктының җитәкчесе Төхбәтова Аделия сүзләре буенча, хәбәрчеләр Казахстан Республикасында яшәүче татарларның көнкүрешен һәм борчыган мәсьәләрен яктырту максаты белән эшли.

Төрле яшьтәге телевизор караучылар өчен төшерелгән сюжетларларда татар иҗтимагый бергәлекләре, татар телен, татар халкының мәдәниятен һәм сәнгатен саклау өчен көч куйган шәхесләр турында сөйләргә ниятлиләр. Шулай ук башка этнослар белән дуслык темасын да  яктыртырга җыеналар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан Президенты “ТНВ” хәбәрчеләр пунктына уңышлар теләгән. “Казахстан илендә 200 меңнән артык милләттәшебез яши. Катнаш гаиләләр күп. Гореф-гадәтләребез, динебез уртак, телебез бик охшаш. Бергәләшеп дуслыкта, татулыкта эшләргә язсын”, - дигән ул.

"Хәбәрчеләр пункты ачылу ике республика арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытыр", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

  • Казахстанда "Татарстан – Яңа гасыр" корпункты 2018 елның 2 апрелендә ачылган һәм “ТНВ” телеканалында аларның биш сюжеты дөнья күргән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International