Бүген, 29 августта, Казанда “Бергә хоспис төзибез” хәйрия акциясенә нәтиҗә ясалды. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы бинасында хәйрия акциясен яктыртуда актив катнашкан журналистларны бүләкләделәр.
Акция нәтиҗәләре буенча. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйковка Анжела Вавилова исемендәге лейкемия авырулы балаларга ярдәм фондының Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук sntat.ru. мәгълүмат порталы коллективы да Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.