«Татар-информ»да Республика һәм Шәһәр көненә багышланган чаралар турында сөйләшәчәкләр

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 25 августта, 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары турында фикер алышачаклар.

ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм һәм аның беренче урынбасары Дамир Фәттахов чаралар программасы белән таныштырачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Видеога шәрехләрдә сораулар бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International